Яңа ел чоры бәйрәм кәефен, рухын югалтмас өчен иминлек кагыйдәләрен дә истән чыгармаска кирәк. Бу чорда аеруча янгыннар белән бәйле вәзгыять уйланырга, саклану чаралары күрергә этәрә. Фаҗигаләр күп очракта электр приборлары, гирляндаларны дөрес кулланмаудан да килеп чыга. Ничек дөрес итеп гирлянда сайларга? Бу сорауга да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева җавап бирде.
– Куркынычсыз һәм сыйфатлы электр гирляндасын ничек сайларга? Гирляндалар һәм чыршы уенчыклары сайлаганда нинди киңәшләр бар?
– Гади лампочкалы һәм светодиодлы. Кайбер йортларда совет чорыннан ук калган лампочкалы гирляндалар бар. Лампочкалар бер-бер артлы тоташтырып эшләнгән, шуңа күрә берсе янып чыкса, бөтен гирлянда сафтан чыга. Хәзер заманча, ягъни электр гирляндалары параллель рәвештә тоташалар һәм алар электр энергиясен дә экономияли. Яңа төр гирляндаларда янган лампаны җиңел генә табып, аны алыштырырга мөмкин. Өстәвенә, бер элементның зарарлануы бөтен гирлянданың эшендә дә чагылыш тапмый. Светодиодлы гирляндаларның башка өстенлекләре дә бар. Алар экономияле, ышанычлы, куркынычсыз, киеренкелек үзгәрешләренә чыдам. Шул ук вакытта конструкция үзенчәлекләре аркасында диодлар шактый ныклы, бәрелү яки төшеп китү алар өчен куркыныч түгел. Шуны да әйтергә кирәк: светодиодлы лампалар дистәләгән мең сәгать эшли ала, әмма вакыт узу белән аларның яктылыгы кими.
Гирляндаларны шартлы рәвештә ике төргә бүлеп була: урам һәм бина өчен. Бина өчен гирляндаларның өстенлеге шунда: алар күп төрле формаларда тәкъдим ителә – классик ак шарлардан креатив вариантларга кадәр. Мондый приборларның кимчелеге шунда: алар дымнан “курка”. Чыбыкны урауның сыйфатын һәм бөтенлеген, бигрәк тә туклану блогы һәм электр белән тоташкан урыннарын һәрвакыт тикшереп торыгыз. Сыйфатлы гирляндадан кискен химик ис чыкмый. Ис чыкса, өйдәге һаваны агулый. Гирлянданың һәр өлеше сыйфатлы материалдан, стандарт формада булырга тиеш. Чыбыклар белән тоташкан урыннарда аның ныклыгын һәм бөтенлеген тикшерегез.
Гирлянда сатып алганда, изоляциянең бөтенлеген бәяләгез. Чыбыкның гирлянда элементларына тыгыз тоташуын, шома, ярыксыз һәм кабарган урыннар булу-булмавын тикшерегез. Инструкциясен укыгыз. Эшләнмә турында бөтен мәгълүмат рус телендә булу зарур. Тартмада лампочкаларның саны һәм төре, саклану дәрәҗәсе, көчәнеше, әзерләү датасы, шулай ук җитештерүче турында мәгълүмат (исеме, җитештерү иле һәм адресы, шулай ук шикаятьләр һәм тәкъдимнәр өчен телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Продукция әйләнешенең бердәм билгесе белән маркировка булу да зарур. Өч стильләштерелгән хәреф (ЕАС) сурәте продукциянең куркынычсыз һәм кирәкле техник регламентлар таләпләренә туры килүе турында сөйли. Алган урында ук сынап, тикшереп карагыз. Сатучыдан сез сайлаган гирлянданы электрга тоташтыруын сорагыз, яктылык режимнарын күчереп карагыз. Барлык лампочкалар да янарга тиеш, кабызу-сүндерү төймәсе батып торырга яки көч белән басылырга тиеш түгел. Урамда бина өчен билгеләнгән гирляндаларны һәм электр озынайткычларны кулланмагыз. Кулдан ясалган гирляндаларны куллану рөхсәт ителми.
Фото: ясалма интеллект белән булдырылган
Нет комментариев