Баулы җиңел атлетчысы Ринас Әхмәдиев 10 сентябрьдә Мәскәүдә "Такеда Осенний Гром" ярым марафонында җиңүгә ирешкән.
Әлеге узыш Мәскәүдә иң популяр йөгерешләрнең берсе, анда берьюлы берничә мең спортчы катнаша.
Ринас, ир-атлар арасында абсолют зачётта лидерлыкны саклап, "М25-29" категориясендә 21,1 чакрымлы дистанциядә 1527 катнашучы арасында беренче килгән.
Алтынчы тапкыр үткәрелүче әлеге традицион марафон Мещерский паркында узган.
"Такеда Осенний Гром" ярым марафоны - хәйрия чарасы, анда кергщн акча ел саен, авыру балаларны дәвалау өчен, хәйрия фондларына юллана.
Хәтерләсәгез, быелның сентябрь башында Ринас Әхмәдиев Ярославль ярым марафонында Россия чемпионы исменә лаек булган иде.
Нет комментариев