Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кандызлыларның күбесен бер мәсьәлә борчый - сукбай этләр

    Татар Кандызында бүген узган елга нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча халык җыены үтә. "Баулы-информ" хәбәрчеләре авылга җыен башланырга берничә сәгать алдан килделәр. 

    Ләкин авыл урамнары буш иде. Утыз градуслы суыкта беркемнең дә урамда йөрисе килмидер шул. Шулай да без урамда ике дус таптык,  җирән төстәге ике эт безне күрүгә бик шат булдылар, урам буйлап озатып йөрделәр. Урамда кеше очрамагач, гадәттә кеше күп була торган азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сатыла торган кибеткә кердек. Анда да сатучы күңелсезләнеп басып тора иде. "Кешеләр кибеткә дә сирәгрәк йөри хәзер. Төшкә кадәр ипи китергән вакытта гына кешеләр килә", - диде сатучы. Җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре дә авылда нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яшәвен, пандемия вакытында аларның күбрәк өйдә утыруларын әйттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре сүзләренә караганда, авылда сукбай этләр күбәйгән. Почтага кергәч, хат ташучы Асия ханым да кышын бәйсез этләрең эшләренә комачаулык итүен дәлилләде. "Хуҗасыз түгел алар. Хуҗалары ычкындырып җибәрә. Без инде берничә тапкыр җирлек башлыгына мөрәҗәгать иттек. Мәхмүт Шәйхуллович ул эт хуҗалары белән әңгәмә үткәрә. Күпмедер вакыт тынычлап йөрибез, аннары ул этләр яңадан урамда йөри башлый",  - дип сөйләде хат ташучы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: