Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда туып-үскән Ринас Әхмәдиев Мәскәүдә ярыммарафонда беренче урын алган

    Баулы районында туып-үскән йөгерешче Ринас Әхмәдиев (тренеры Фәнил Төхбәтуллин – “Баулы-информ”) Мәскәү ярыммарафонында беренче килгән.

    Ринас 21,1 чакрым дистанцияне 1 сәгать 4 минут 24 секундта үткән. Спортчы корреспондентка биргән интервьюсында Мәскәү ярыммарафонының быел беренче старты булуын һәм ул бу ярышларны бик көтүен әйткән.

    Бүгенге йөгерү җиңел булмады, озакка сузылган тәнәфес үзен сиздерде. Нәтиҗәм сөендерә, гәрчә элек бу дистанцияне тизрәк үткән булсам да. Пандемия аркасында бу старт булырмы-юкмы дип, шикләнгән идем, шулай да тренер белән әзерләндек һәм ялгышмадык, – дип билгеләп үткән Әхмәдиев.

    Мәскәү ярыммарафоны – “ЗаБег.РФ проектының бер өлеше. Якшәмбе көнне илнең сигез федераль округында 80нән артык шәһәрдә җиңел атлетчылар узыша.

    Проект, иң күп катнашучы шәһәрләрне берләштергән массакүләм йөгереш чарасы буларак, Гиннесның рекордлар китабына керү хокукы өчен көрәшәчәк. Сәгать поясларына бәйсез рәвештә, йөгерешчеләр бер үк вакытта йөгерә башлый.

    Фото: Михаил Джапаридзе/ТАСС

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: