Баулы ветеранына "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырдылар
Шалты авылында гомер итүче Хәбибулла Гыйбадуллин республика президенты указы буенча "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Медальне ветеранга Баулы районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин тапшырды.
Бу көн ветеран өчен аеруча дулкынландыргыч һәм шатлыклы. Һәр медаль аның өчен бик кыйммәтле, Хәбибулла абый аларны яшь буынның рәхмәте итеп кабул итә.
Хәбибулла абыйның балачак еллары авыр вакытка туры килгән.
– Без яшь чакта бик интегеп яшәдек. Ачлык еллары иде. Гаиләдә без өч малай үстек. Әти гражданнар сугышында катнашып гарипләнеп кайтты, ишетми башлады, – дип искә ала ветеран. – Коллективлашу елларында безне таладылар, бөтен терлекне алып чыгып киттеләр, берни дә калмады.
Хабибулла абыйга әле 17 яшь тә тулмаган була, аны армия хезмәтенә алалар.
– 1943 елны без әле малайлар гына идек. Бөгелмәдә безне товар йөртүче поезд вагоннарына төя, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Бу вагоннарда 22 тәүлек Барановка станциясенә кадәр бардык. Хезмәт иткән вакытта, бәхетемә, ул якларда якташны очраттым. Ул Салих кешесе иде. Миңа нык ярдәм итте шунда. 1946 елда мин үз авылыма кайттым.
Кайткач, ветеран колхозга шофер булып эшкә керә. Гомере буе йөк машинасында эшли. Көндезен дә, төнлә дә руль артында була, төрле йөк ташырга туры килә. 40 елдан артык колхозда хезмәт куя Хәбибулла абый. Тормыш иптәше Фәһимә апа белән алар өч бала үстергәннәр. Бүген балалары, җиде оныгы, җиде оныкчыгы мәхәббәтен тоеп, дус-тату гомер кичерәләр.
Хабибулла абыйга инде 92 яшь. Шуңа да карамастан, ул зур хуҗалык тота, мал, кош-корт асрый. Бөтен эшне үз куллары белән башкара. Бакчада матур итеп умарталары тезелеп тора.
– Умарталарны да үзем карыйм, бал аертам. Аны балаларга өләшәм. Үзебезнең бал бик тәмле дә, файдалы да. Ит тә үзебезнеке. Кибеттән ипи алган юк безнең, аны тормыш иптәшем үзе сала. Менә шулай һәр туасы таңга сөенеп яшибез. Яшьләргә шуны әйтәсем килә – тормыштан зарланмагыз. Хәзер яшәргә күпкә җиңелрәк. Иң мөһиме – эштән курыкмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев