Баулы районында Абунә декадасы дәвам итә
Төп тема

Баулы районында Абунә декадасы дәвам итә

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина Кызылъярда яшәүче пенсиядәге укытучыга Абунә бүләк иткән.

1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы башланды. Районыбызда гомер итүче өлкәннәргә аеруча игътибар күрсәтергә бер мөмкинлек бу.

Район газетасы оештырган Абунә декадасы да шул көнне башланды, ул 11 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Эльвира Сафина, әлеге уңайдан, Кызылъярда яшәүче пенсиядәге укытучы Мәдинә Миңнеәхмәт кызы Гыйләҗеваны “Хезмәткә дан”га яздырган.

Ә сез, кадерле баулылар, районыбыз өлкәннәренә кайгыртучанлык күрсәтәсезме?

Евгения Леванова

Фото: Эльвира Сафина


Нет комментариев