Баулы медицина хезмәткәрләре ГТО нормаларын үтәде
Бүген, 16 ноябрьдә, район үзәк хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары, бүлек мөдирләре һәм башка медицина хезмәткәрләре үзләренең спорт сәләтләрен төрле юнәлешләрдә күрсәттеләр.
Чара Баулы шәһәренең универсаль спорт залында узды, анда 100дән артык кеше катнашты. Баулы үзәк хастаханәсе профсоюз рәисе Лилия Гайсина сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре спорт комплексының нормативларын бик уңышлы тапшырдылар.
– Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларны үтәүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Күпләр алтынга бара, – диде Лилия Гайсина. – Барыбызның да кәефе яхшы. Бу чарага алдан ук әзерләндек, безнең коллектив атнага ике тапкыр бу универсаль залда спорт белән шөгыльләнә.
Чара 5нче урта мәктәптә дәвам итте, анда медицина хезмәткәрләре пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормаларын үтәделәр.
Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев