Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Автобус зурлыгы янчык калынлыгына бәйле

    Редакциягә шәһәр яны маршрутларында транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатына зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Без килеп туган хәлгә ачыклык кертеп карарга булдык.

    Барысы да контракт буенча

    Закон буенча, муниципаль район территориясендә пассажирлар йөртүне оештыру җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Бүгенге көндә Баулы районында муниципаль пассажирлар автотранспорты предприятиесе юк. Шәһәр буенча һәм җирлекләр арасында пассажирлар йөртүне оештыру максатыннан Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ачык конкурс үткәрә. Аның соңгысы 2012 елның май аенда булды, нәтиҗәләре "Хезмәткә дан" район газетасында басылып чыкты (№45, 13 июнь 2012 ел). Конкурс нәтиҗәсе буенча 2012-2013 елларның язгы-җәйге һәм көзге-кышкы чорларында Баулы муниципаль районы территориясе буенча үтүче шәһәр яны автобус маршрутларында пассажирлар һәм багаж йөртү турында контракт чикләнгән җаваплылыклы "Вахтовик" җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәр Руслан Флигентов белән төзелгән.

    Эшкә ничек йөрергә?

    Узган елның ноябренә кадәр халыктан транспорт проблемалары турында мөрәҗәгатьләр булмады. Һәрхәлдә, алар редакциягә кадәр килеп җитмәде. Шушы көннәрдә Мортаза авылыннан Мөгыйнова һәм Хәйруллина фамилияле ханымнар редакциягә килеп үзләренең бөтен зарларын бушатып киттеләр: "Җәен нормаль автобус йөргән иде, ноябрь аеннан башлап безгә ГАЗель генә җибәрәләр. Мортазага ул инде Кырымсарайдан ук тулып килә. Утыра алмагач, такси яллап китәргә туры килә. Ә ул безгә кыйммәткә төшә. Без бит Баулыга тормыш рәхәт булганлыктан барып йөрмибез: авылда эш юк. Декабрь суыкларында транспорт бөтенләй дә йөрмәде. ГАЗельләр иртән һәм төш вакытында гына авылга килә. Бу расписание пенсионерлар өчен генә уңайлы. Кичке рейс юк. Ә бит кешеләр бу вакытта эштән кайта. Элек безне нефтьчеләрнең вахта автобусы утырта иде. Хәзер ул да пассажирлар алмый, соңгы вакытта безнең юнәлештә эшчеләр күбрәк бара, автобус бездән башка да тулы була".

    Ә бу мөрәҗәгать редакциягә Юлия Сәйфиевадан керде: "Инде ничә ел пассажирлар йөртү белән Флигентов шөгыльләнә. Автобуслар вакытында килмәгән чаклар әллә күпме булды. Я Кызылъярдан Баулыга китеп булмый, я, киресенчә, авылга кайтып булмый. Бәлки, Октябрьский автобуслары йөреп тора бит, дияләрдер, ләкин алар да авыл кешеләрен алырга атлыгып тормый".

    Контракт өзелгән. Кем йөртә?

    Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә аңлатуларынча, ноябрь аенда "Вахтовик" җәмгыяте үзенең контрактын вакытыннан алда өзгән. Әлеге предприятие хезмәт күрсәткән дүрт маршрут (Баулы-Татар Кандызы, Баулы-Фоминовка, Баулы-Кырымсарай, Баулы-Васькино-Туйралы) йөртүчесез калган. Бүгенге көнгә кадәр әлеге маршрутларга хезмәт күрсәтүче табылмаган. Әлегә, ул торак пунктларда яшәүчеләрне транспортсыз калдырмау өчен, эшмәкәр Руслан Флигентов ул маршрутларга хезмәт күрсәтергә ризалык биргән. Һәм, әлбәттә, ул моны үзенең техник мөмкинлекләреннән чыгып башкара. Февраль азагына кадәр ул маршрутларда пассажирлар агымын өйрәнү режимында эшли.
    Бу мәсьәләгә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина түбәндәге комментарийны бирде:
    - Пассажирлар йөртүче белән контракт срогы чыкты, шул сәбәпле проблемалар барлыкка килде. Без конкурс игълан иттек, ләкин анда катнашырга теләк белдерүче булмады, чөнки дотация юк, һәм мондый бизнес табышсыз. Бездә пассажирлар агымы кечкенә. Хәзер Башкортстан транспортчыларын җәлеп итү буенча эш алып барыла, алар 28 гыйнвардан соң үз җавапларын бирергә тиеш. Шулай ук "Татнефть" ААҖнең технологик транспорт идарәсе белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Шул ук вакытта бу төр хезмәт күрсәтергә теләгән һәркемнең тәкъдим иткән вариантын карарга әзербез. Хәзер бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә күтәрелә - бу проблема безнең районга гына хас түгел, башка районнарда да шундый ук хәл.

    Бераз пассажир йөртүчеләр «кухнясы» турында

    Без пассажирлар йөртүче фикерен дә белергә булдык. Бу мәсьәлә буенча соравыбызга шәхси эшмәкәр Руслан Флигентов болай дип җавап бирде:
    - Бу хәлгә пассажирлар йөртүнең рентабельлеге түбән булуы сәбәп. Запас частьләр, ягулык кыйммәт, кадрларны (шофёрларны) саклап калу өчен яхшы хезмәт хакы да түләргә кирәк. Билет бәясен арттырырга ярамый, аны Татарстан Республикасы тарифлар буенча комитеты билгели. Шул ук вакытта бик күп кеше айлык социаль билетлар буенча йөри. Ул билетның хакы 200 сум чамасы. Ул айлык билетлар буенча ташламалы категорияләрне йөрткән өчен безгә бюджеттан күчерелүче сумма бик кечкенә. Белгәнегезчә, 200 сум бер тапкыр Фоминовкага барып кайтырга гына җитә. Башка көннәрне без социаль юл йөрү билеты булган кешеләрне бушлай йөртәбез булып чыга.
    - Узган елның гыйнвар аенда эксперимент үткәрелгән иде - ул категориягә керүче кешеләргә бер катыргы билет түгел, ертып кондукторга бирә торган билетлар җыелмасы биргәннәр иде, - дип дәвам итте эшмәкәр. - Кешеләр аны экономияле файдалынырга тырыштылар, шәһәргә сирәгрәк йөрделәр. Шулай да айның беренче яртысында билетлары бетте, аннары кирәк очракта билет сатып алып йөрделәр. Бу безнең финанс хәлебездә яхшы чагылды.
    - Мин бу өлкәдә инде сигез ел эшлим һәм пассажирлар йөртүчеләрне кайда нинди "чоңгыллар" көткәнен яхшы беләм. Яңа автобус сатып алсаң, түбән рентабельле маршрутларда аңа тоткан чыгымнар акланмаячак. Бүген квалификацияле кадрлар табу да җиңел түгел. "Д" категорияле шофёрларның күбесе хәзер пенсионерлар, яшьләр арасында аңа ия шофёрлар юк диярлек. Һәм бу хәлдән чыгу юлын мин күрмим, - дип тәмамлады сүзен Руслан Флигентов.

    Сорау булгач, тәкъдим дә булырга тиеш

    Редакциягә Октябрьскийга йөрүче рейсларга кагылышлы хат та килде. Күрше шәһәрдә укучы студентларның ата-аналары иртән Баулыдан ул юнәлештә бер генә автобус та булмавына һәм балаларның дәресләр башланганчы уку йортларына барып җитә алмавына зарланалар. Транзит автобуслар безнең шәһәргә тулы киләләр, дигәннәр алар.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина әйтүенчә, шәһәрара маршрутларда пассажирлар йөртүне оештыру белән республика Транспорт министрлыгы шөгыльләнә. Һәм алар пассажирлар агымына бәйләнгән, ягъни, сорау булган җирдә тәкъдим дә бар. Студентларның ата-аналары бу мәсьәләне коллектив хат язып хәл итә алалардыр, мөгаен. Ләкин безгә язгандагы кебек аноним рәвештә түгел, фамилияләрне дә күрсәтеп. Ә авылларда яшәүчеләргә транспорт мәсьәләсендә үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен авыл җирлеге башлыкларына җиткерергә кирәк, алар, үз чиратларында, кешеләрнең ихтыяҗлары турында район башкарма комитетына яки пассажирлар йөртүче предприятиегә хәбәр итәчәкләр.
    Әлеге мәкаләне әзерләгәндә күп кешеләр белән сөйләшергә туры килде. Районда пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе кискен торуы турында аларның барысы да хәбәрдар. Бу мәсьәләне чишү буенча эш алып барыла. Проблема бездә генә түгел, башка районнарда да булуы, аның турында республика муниципаль берәмлекләре съезды трибунасыннан да сөйләгәннәрен истә тотканда, җирлекләр арасында пассажирлар йөртү мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә хәл ителер дигән өмет бар. Дәүләт дотациясеннән башка бу эшкә транспортчыларны җәлеп итү кыен булачак, монысы инде факт. Ә кешеләргә әлегә бу проблема кайчан да булса хәл ителер, дип өметләнергә һәм түзәргә генә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: