Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 14 сентябрь 2019 яңалыклары

    • 14 сентябрь 2019 - 18:51
      Баулыда мәгариф ветеранын котладылар
      Бүген Баулыда гомер итүче сугыш ветераны толы, тыл һәм Хезмәт ветераны Рима Ханнанова 90 яшен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм беренче санлы мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина өенә барып тәбрик иттеләр.
      415
      0
      0
    • 14 сентябрь 2019 - 10:00
      Баулының игезәк егетләре гөлбакча үстерә
      Васькино Туйралы авылына килеп кергәндә, юл буенда сул яклап ерактан розалар атып утырган җиргә күз төшә. Игьтибар белән карасаң, биредә чәчәкләр генә түгел, төрле җимеш агачлары, безнең якка хас булмаган үзенчәлекле куаклар барлыгын да күрәсең. Ул гына да түгел, курдюк нәселеннән булган сарыклар, павлиннар, умарталар да биредә үз урыннарын алган. Болар барысы да игезәк егетләр – Васькино Туйралыда яшәүче Альберт һәм Альфред Мөхәммәдовлар эше.
      407
      0
      0
    • 14 сентябрь 2019 - 07:19
      Баулыда киләсе ел уңышына нигез салына
      Баулы районының чәчү мәйданнары 52 мең гектарга якын тәшкил итә. Дүрт мең гектардан артык мәйданны күпьеллык азык культуралары били, 8,1 мең гектарга көзге арыш, бодай, тритикале чәчелгән. Калган 39 мең гектар җирне киләсе ел уңышы өчен әзерләргә кирәк.
      276
      0
      0
    • 14 сентябрь 2019 - 06:00
      14 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
      14 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич урыны белән бераз яңгыр явачак. Яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Көндез һәм кич урыны белән 17 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13°, көндез +21..+26° градус.
      620
      0
      0
    Реклама