Баулы тамашачысын сөендерделәр
“Шәһәрнең мәдәни мохите” програмасы кысаларында узган чаралар матур традициягә әверелде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә баулылар үзәк мәйданда эстрада артистлары катнашында зур концерт карыйлар. Бу атна да искәрмә түгел, бу юлы якташыбыз автор-башкаручы, баянчы Нияз Сафиуллин чыгыш ясады.