19 сентябрь 2013 яңалыклары
-
19 сентябрь 2013 - 09:25Баулыда чишмәләрнең торышын тикшерделәр"Татнефть" ААҖнең махсус комиссиясе Баулы нефтьчеләре эшчәнлеге территориясендәге чишмәләрнең торышына бәя бирде. Республикада нефтьчеләрнең "Чишмәләр чисталыгы өчен" еллык конкурсы старт алды. Конкурс кысаларында комиссия "Баулынефть" идарәсенә беркетелгән барлык 11 чишмәнең бишесенең эстетик, экология торышын, чисталык дәрәҗәсен тикшерде. Агымдагы елда Баулы нефтьчеләре бер чишмәгә тулы һәм икесенә өлешчә реконструкция үткәрделәр, калганнарын...
-
19 сентябрь 2013 - 09:19Баулыда машина йөртүче баганага килеп бәрелгәнШәһәрдә яшәүче 30 яшьлек бер ир-ат электр баганасына килеп бәрелә һәм чак кына җитди имгәнүләр алмый кала. Әлеге юл-транспорт һәлакәте чәршәмбе көнне иртән Казан-Оренбург трассасында Баулы шәһәренең "Атлант" кибетеннән ерак түгел генә була. Баулы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, автомашина шофёры тизлекне арттыра һәм руль белән идарәне югалтып, электр баганасына килеп...
-
19 сентябрь 2013 - 05:47Баулыда ярминкәләр старт ала21 сентябрьдә Баулыда автовокзал алды мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алачак. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, арадашчылардан тыш, үзләре җитештергән продукцияләрне сатачаклар. Шәһәр халкы биредә ит, яшелчә, ярма һәм башка продукцияләрне шактый түбән бәяләр буенча сатып ала алачак.