Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

“Шәһри Казан”: «Телефоннар шалтырыйлар» бәйгесендә катнашып, бик шәп бүләк от!

«Шәһри Казан» газетасы, «Таттелеком» гаммәви акционерлык җәмгыяте белән берлектә, яңа бәйге игълан итә. Җиңүчегә «Таттелеком» компаниясенең «Летай» кәрәзле элемтә челтәреннән БЕР ЕЛГА БУШЛАЙ КӘРӘЗЛЕ ЭЛЕМТӘ ХЕЗМӘТЕ бүләк ителә!

«Телефоннар шалтырыйлар» иҗат бәйгесе Татарстанда телефон элемтәсе барлыкка килүгә 130 ел тулу уңаеннан уздырыла.

Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. Редакциягә телефон элемтәсе турында әсәр (яки шуңа бәйле хатирәләр, кызыклы хәлләрне) язып җибәрергә кирәк. Ул шигъри яки тезмә формада, юмористик әсәр булырга мөмкин, кыскасы, без сезне чикләмибез. Язмалар газета битләрендә урын алачак. Җиңүче 26 декабрь санында игълан ителәчәк.  Яңа елга үзегезгә менә дигән бүләк ясагыз әле, кадерле укучыларыбыз!

Хатларыгызны почта аша яки электрон адресыбызга «Телефоннар шалтырыйлар» тамгасы белән юллагыз.

420066

Казан, Чистай урамы, 5 нче йорт, а/я 220

shahri-kazan@tatmedia.com

Бәйге 2018 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр уздырыла.

Тулырак мәгълүмат www.shahrikazan.ru сайтында

Бәйгенең оештыручысы – «Татмедиа» АҖ филиалы «Шәһри Казан» газетасы редакциясе

Спонсоры – «Таттелеком» ГАҖ.

Фото http://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев