Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 7.05.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Бу атнада да эшлекле аппарат киңәшмәсе онлайн режимда узды. Район җитәкчесе элемтә аша авыл җирлекләре башлыклары, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре белән аралашты. Киңәшмәнең төп темалары Җиңү көненә әзерлек, язгы чәчү һәм үзизоляция режимын саклау булды;

- Кыр эшләре тулы куәттә бара. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу – район аграрийларының төп бурычы. Илдә коронавирус вәзгыяте булуына карамастан, авыл хезмәтчәннәрендә җаваплы чор;

- Илебез халкы, шул исәптән Баулы районы да Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Башка еллардан үзгә булып үтәчәк бәйрәмгә әзерлек хакында тулырак алдагы минутларда;

- Бүгенге көнгә Баулы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 18 кеше исән калган. Шуларның берсе – 94 яшьлек Гыймазетдин Ямалетдинов;

- Үзизоляция режимы булса да Җиңүнең 75 еллыгын истә калырлык итеп үткәрү бурычы куелды. 8-9 май көннәрендә “Баулы-информ” мультимедия редакциясе “Үлемсез полк” акциясен “Йөзләр тәрәзәдә - хәтер йөрәкләрдә” дигән исем белән үзенчәлекле итеп үткәрә;

- Мәктәп укучылары өчен дәресләр генә түгел, спорт һәм башка төрле түгәрәкләр дә онлайн режимда дәвам итә. Алдагы сюжет Кызылъяр авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асылташ” бию төркеме хакында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ