Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 18.06.2020

Бүгенге чыгарылышта: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Коронавирус аркасында күп кенә планнар үзгәреш кичерде, традициягә кергән кайбер бәйрәмнәрне күчерергә яки бөтенләй үткәрмәскә туры килде. Быел игенчеләрне хөрмәтли торган Сабан туе да шул сәбәпле булмаячак. Тик, шуңа да карамастан, район кырларын карап чыгу оештырылды. Аның максаты – чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыкларны ачыклау;

- Республикабызда спорт мәйданчылары төзү программасы күптәннән эшләп килә. Баулы районында әлеге мәйданчыкның уникенчесе Татар Томбарлысы авылында төзелә;

- 384 тугызынчы сыйныф укучысы һәм унберенчене тәмамлаган 160 баулылы белем турында документларын алды. Бу атнада чыгарылыш укучыларына аттестатлар бирелде. Күптән көтелгән документка 5нче мәктәп укучылары да ия булды;

- Шушы көннәрдә иң олуг бәйрәмен Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Роза Мәхмүдова каршы алды;

- Салих авылында гомер итүче хезмәт ветераны Санафраз Насыйбллина да үзенең матур бәйрәмен – 95 яшен билгеләде;

- “Баулы-информ” редакциясе инде ничәнче ел рәттән баулыларны, “Абунә бүләк ит” хәйрия акциясендә катнашып, ялгызы яшәүче, аз тәэмин ителгән кешеләрне, күп балалы гаиләләрне, ветераннарны, туганнарын, әти-әниләрен район газетасына яздырырга чакыра.

- Бүген район ветераннар Советында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшыру тантанасы булды. Әлеге лаеклы бүләкне сугыш чоры балалары алды, аларның күбесе тыл хезмәтчәннәре;

- Кече яшьтәге балаларны өйләрендә үзләрен генә калдырганда ни була? Ни өчен яшүсмер исерткечләр куллана? Полиция хезмәткәрләре бер кызны җәмәгать урынында ике тапкыр битлексез һәм перчаткасыз йөргәндә туктаткан. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында әлеге һәм башка мәсьәләләр каралды;

- Ике баулылы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ