Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 15.10.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп тема:

- Халык мәшгульлеге үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсендә шәһәрнең хезмәт күрсәтүче оешмалары һәм предприятиеләре – “Комфорт”, “Уют”, “Идарәче компания”, “Жилсервис” һәм “Водоканал” җәмгыятьләре – эш урыннары тәкъдим итте.

- Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре агач утыртты. Өмәдә 20дән артык кеше катнашты.

- Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен, “Ак таяк” халыкара көне кысаларында, традицион түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашу үзәк шәһәр китапханәсендә узды.

- Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында җиде административ эш каралды, аларның күбесе балаларына тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналарга кагылышлы иде.

- Тәрбия бирү, белемгә беренче адымнар ясауда балалар бакчасының роле зур. Без районнан ерактарак урнашкан Татар Кандызы авылы балалар бакчасында булып кайттык. Балалар бакчасына барлыгы унбер бала йөри.

- 16 октябрьдә икмәк көне билгеләп үтелә. Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер урын һәм  әһәмияткә ия булуы гаҗәп тә түгел. Чөнки безнең бер көнебез дә икмәктән башка үтми.  Әлеге бәйрәм 2006 елда кабул ителгән. Ипи - ул тормышыбыз чыганагы, гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе. Фәнни тикшеренүләргә караганда, беренче икмәк ризыклары сигез мең ел элек барлыкка килгәннәр. Беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр. Ипи пешерергә өйрәнер өчен бүген без еракка китмәдек, ә Татар Кандызы авылында гомер итүче оста ипи пешерүче Зәримә Нуретдинова апаларның өенә бардык.

- Хөрмәтле телевизор караучылар, “Хезмәткә дан”, “Слава труду” район газетасына язылу дәвам итә.

- Яз көнендәгечә, көз көнендә дә өмәләр ясыйбыз. Шушы көннәрдә «Баулы-информ» редакциясе хезмәткәрләре үз территорияләрен тәртипкә китереп, җыештыру өчен өмәгә чыктылар.

- Шахмат – Баулы балалары арасында популяр булган спорт төрләренең берсе. Бүгенге көндә шахмат түгәрәкләрендә 300дән артык бала шөгыльләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ