Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 13.08.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулы районында урып-җыю кампаниясенең кызган мәле. 13 августка булган мәгълүматка караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 42 процент мәйданнан җыеп алынган, 39,7 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 33 центнер тәшкил итә;

- Баулыда яшәүчеләр үз ишегалдын төзекләндерү проекты буенча фикер алыштылар, "Безнең ишегалды" программасы 2019 елда ук старт алды, ул чакта ишегалларында яшәүчеләр белән беренче иҗтимагый фикер алышулар булды. Бүгенге көнгә кадәр кайбер ишегалларында халык белән төзелеш планына төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча очрашулар уза;

 - Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары “Тонировка” профилактик чарасын уздырдылар. Бер көн дәвамында алар машиналарын тонировкалау  кагыйдәсен бозучыларны туктаттылар;

- 11 август көнне районыбызда “Автобус” профилактик чарасы башланды, ул бер атна дәвам итәчәк. Аның барышында Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары автобусларны тикшерәчәкләр;

- Иң яхшы машина йөртүчеләрне билгеләделәр. Баулыда хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында “Автоледи” машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы узды;

- 90 яшьтә дә актив, тормыш сөючән, ачык зиһенле һәм яхшы хәтерле булып калырга мөмкин. Баулы районында яшәүче Тәнзилә Дәүләтбаева – моның ачык мисалы.

- Коронавирус пандемиясе сәбәпле зур булмаган авыл клублары да гадәти булмаган эш режимында эшли. Тормышыбызга онлайн, дистанцион эшләү дигән төшенчәләр килеп керде. Инстаграмм һәм башка шундый социаль челтәрләр аша концертлар карарга да ниһаять күнегеп беттек;

- Кызылъяр хуҗалыгының ындыр табагында эшчеләр концерт карады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада үзешчәннәре чыгыш ясады. Уттай кызу эш өстендә оештырылган концерт һәркем күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение