"Хәбәрләр" - 23 июнь 2022 ел.
Баулы телевидениесенең "Хәбәрләр" чыгарылышы.
–Баулыда күпкатлы йортлар, ишегаллары һәм юллар ремонты башланды.
– “Безнең ишегалды” капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында шәһәр буенча 2022 елда 25 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган.
– 22 нче июнь көнне баулылар Җиңү һәм Хезмәт даны паркындагы мәңгелек ут янына митингка җыелды.
–22 июнь көнне кичке сигездә баулылар Мәңгелек ут янында «Хәтер шәме» мемориаль акциясенә җыелдылар.
– Татарстан атлы экспедиция узачак 12нче төбәк. Сәяхәтчеләр әлеге проектны Якутиянең Россия Федерация составына керүенә 390 ел тулуга багышладылар.
– Районның 10 мәктәбендә хезмәт һәм ял итү лагерлары оештырылган. Баулының беренче санлы мәктәбендә дә укучылар практика үтә.
– Баулыда "Рәшид Гилазов галереясы" ачылды. Аны оештыручылар-Санкт-Петербургта яшәүче рәссам Рәшит Гилазов һәм аның тормыш иптәше, якташыбыз, шагыйрә Халидә Гилазова.
– Баулыда яшәүче Эльмира Төхбәтуллина ирис чәчәкләре үстерү серләре белән уртаклашты.
–Һава торышы белән икенче санлы мәктәп укучысы Айзилә Кашапова таныштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев