Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Яшь үлән ашлары

Ә сез балтырган ашы пешереп ашадыгызмы әле?

Яшь үләннәр, яшел тәмләткечләр җирдән баш төртү белән алардан бик тәмле ризыклар әзерләргә була. Витаминлы ашларны ешрак әзерлик, яшь үләннәрнең вакыты бик тиз үтә.

 

Татар халкы балтырган ашын электән үк яратып әзерләгән. Балтырган яфрагын салкын суда яхшылап юалар, токмачлап турыйлар да төрле ашлар: бәрәңге, өйдә басып кискән токмачлы аш, йомырка салып, кысыр ашлар пешерәләр. Табынга чыгарганда ашка каймак яисә катык салып бирәләр.

 

Бака яфрагының файдалы үсемлек булуы күпләргә билгеле. Ә менә аңардан бик тәмле аш килеп чыгуын беләләрме икән? Мондый аш әзерләү өчен 250 грамм чамасы бака яфрагы, 75-100 грамм бәрәңге, 25әр грамм кишер, суган, 30 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч кирәк булыр.

 

Яшь бака яфрагын яхшылап югач, кайнар су белән пешеклиләр дә вак кына турыйлар, азрак май өстәп, табада томалап пешерәләр. Шулпага яисә суга эре итеп туралган бәрәңге салгач, бераз кайнаталар, аннары, вак кына турап, башлы суган, май, тоз, борыч өстәп, пешереп җиткерәләр. Әзер ашка томалап пешерелгән бака яфрагын, чи йомырка сытып болгаталар. Ашны табынга каймак салып чыгаралар.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев