Витаминлы кәбестә салаты ясыйбыз
Аш-су

Витаминлы кәбестә салаты ясыйбыз

Бу салатка кәбестә һәм чи чөгендер кирәк булачак

Витаминлы кәбестә салатын ясар өчен 200 грам кәбестәне озынча итеп турыйбыз. 1 чи чөгендерне кореяча салат ясый торган угычта уабыз. 1 баш суганны озынча итеп турыйбыз. Соус өчен 3 кашык үсемлек мае, 1 чәй кашыгы шикәр комы, тоз, 1 кашык керән, 1 кашык гочица, борыч, паприканы бергә яхшылап туглыйбыз.  Яшелчәләрне соус белән бергә болгатып, бизәп, табынга бирәбез. Салат бераз маринадланып торса,  тагын да тәмлерәк була.

Тәмле булсын.


Нет комментариев