Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Винегрет” тәмле булсын дисәң...

Баулы хуҗабикәләренә винегрет әзерләү серләрен тәкъдим итәбез

- яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга;

- пешергәч, барлык яшелчәләрне бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк (җылы әйберләрне салкыннары белән бутасаң, салат тиз бозылачак);

 

- “Винегрет” әзерләгәндә тимер савыт кулланырга ярамый;

- яшелчәләрне суда түгел, ә фольгага төреп, духовкада пешерсәң, салат тәмлерәк була;

- шулай ук вак итеп туралган яшелчәләр дә салатның тәмен яхшырта;

- соус әзерләсәң, аны аз-азлап салып бутарга кирәк (соус савыт төбендә йөзеп йөрергә түгел, ә яшелчәләргә сеңәргә тиеш);

 

- чөгендерне аерым савытта соус белән бутап, аннан гына салатка салсаң, калган яшелчәләр кызармый;

- әгәр соус ясамыйча, көнбагыш мае белән генә бутыйсың икән, тозны яшелчәләргә башта салып бутарга кирәк (майда тоз эреми);

- “Винегрет”ны өстәлгә бирер алдыннан бутыйлар, суыткычта саклау киңәш ителми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев