Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тузганактан бал кайнатабыз

    Баулы хуҗабикәләренә витаминлы кайнатма рецептын тәкъдим итәбез

    Якынча 300 данә тузганак чәчәген җыябыз һәм яхшылап юабыз.

    Иттарткычтан ике лимон чыгарабыз.

    Тирән савытка 1 литр 200 грамм су, лимон һәм чәчәкләрне салып, кайнатырга куябыз.

    Кайнап чыккач, ун минут тотабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез.

    Реклама

    Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатып алабыз. Суынгач, банкаларга салабыз.

    Әмма ул анда озак сакланыр дип өметләнмәгез — тәмле һәм тансык бал салынган савыт төбенә тиз төшеп җитәчәксез, мин әйтте диярсез менә!

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: