Тутырылган коймаклар
Баулы хуҗабикәләренә тутырылган коймак репцептын тәкъдим итәбез
Коймак өчен кирәк: 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 чәй кашыгы сода, 1 л сөт, 3 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл кайнар су, 350 гр он.
Эчлек: 2 тавык түше, 1 баш суган, 1 кишер, тоз, борыч.
Әзерләү тәртибе. Коймак өчен кирәк булган ингридиентларны кушып, яхшылап болгатабыз. Камыр 20 минут ял итәргә тиеш.
Эчлек өчен тавык итен турап, майлы табада кыздырабыз. Суган, кишер, тоз, борыч кушып, пешкәнче кыздырып алабыз. Коймакларны табада пешереп, һәрберсенә эчлек салып, төреп куябыз.
Шулай ук эчлеккә фарш та кулланырга була.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев