Аш-су остасы, блогер Мәрьям Миңнегулованың пирог камыры рецептын тәкъдим итәбез.
Ярты стакан җылы сөткә 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз салып, бер ун минут тотабыз да, 1 йомырка, ярты стаканга якын җылы көнбагыш мае, он салып камыр басабыз. Камырны пакетка салып, һава кермәслек итеп төреп, суыткычка кабарырга куябыз. Кабарып менгәч, пирогларны пешерәбез.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев