Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ташкабактан рулет

Ташкабактан җайлы гына рецепт

4 ташкабак, 1-2 йомшак сыр (әйтик, «Дружба» сыры), 4 тырнак сарымсак, 1 помидор, яшел тәмләткечләр, тоз, майонез, үсемлек мае, яшел салат яфраклары.

 

Уртача зурлыктагы яшь ташкабакларны сайлап алабыз. Буйга 5 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, ун минутка куеп торабыз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырабыз. Ташкабак суынган арада рулет өчен эчлек әзерлибез.

 

Сырны угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак белән майонез кушабыз. Помидорны буйга кисәбез, яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Суынган ташкабак өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, укроп белән петрушка сибәбез.

Фото:

Чыганак

 

Рулетны төреп, салат яфраклары өстенә урнаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев