Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ташкабактан кайнатма ясаганыгыз бармы?

Баулы хуҗабикәләренә ташкабактан кайнатма ясау рецепты

1 кг ташкабак, 400-800 гр шикәр комы, 2 лимон

Юылган ташкабакны, кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп кисәбез. Орлыгы белән үзәген алабыз да озынча итеп турыйбыз. Өстенә шикәр сибеп, 10 сәгать тотабыз. Сүрән утта тотып, кайнау хәленә кергәч, 10 минут пешерәбез дә уттан алып биш сәгать тотабыз.

Бу процессны ике тапкыр кабатлыйбыз. Соңгысында блендерда изелгән һәм шикәр кушылган лимон салабыз. Иттарткыч аша да чыгарып була.

Кайнатманы согы куеланганчы пешерәбез. Моны белү өчен, чынаяк тәлинкәсенә бер тамчы тамызып карыйбыз, ул агып китмәсә, әзер дигән сүз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X