Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Сырганак мае салатка ярый!

Сырганак маен косметология һәм медицинада кулланалар, әмма кулинариядә дә куллана алынуы турында күп кенә хуҗабикә белми! Дөрес, сырганак маенда кыздырырга ярамый, әмма җиләк-җимеш салатлары өчен ул менә дигән! Яшелчә салатлары, ит һәм балык ризыкларына да сырганак мае сибеп җибәрсәң була.

Ә бүген мин сезгә әфлисүн салаты тәкъдим итәбез.

Кирәк:

Бер өлеш өчен:

* әфлисүн – 1 данә;

* зәйтүн -10 данә;

* кызыл суган – 1 данә;

* тоз, борыч – тәменчә;

* сырганак мае – 1 аш кашыгы.

Эш барышы:

1. Әфлисүнне әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Уртача зурлыктагы кызыл суганны урталай ярып, эчен алабыз.

2. Суганны нечкә каурыйлар рәвешендә турыйбыз.

3. Зәйтүнне юка боҗралап турыйбыз. Борыч, тоз сибәбез

4. Әкрен генә болгатып сырганак мае кушабыз. Бер сәгать суыкта тотканнан соң өстәлгә чыгарабыз.

 Фото:andex.ru

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/salat/syrganak-mae-salatka-yaryy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев