Кышкылыкка кабактан бик тәмле икра
Аш-су

Кышкылыкка кабактан бик тәмле икра

Хуҗабикәләргә бик файдалы рецепт тәкъдим итәбез.

Икраны әзерләү өчен уртача зурлыктагы кабак, 2-3 баш суган, 1 данә помидор, тоз-борыч – тәменчә алына.

Кабакның кабыгын әрчеп, төшләрен алып, вак шакмаклап турыйбыз. Суган белән помидорны ваклап, кабакка кушабыз һәм тоз-борыч өстәп, уртача утта әзер булганчы томалап пешерәбез.

Әзер массаны чиста банкаларга тутырып, суытабыз, салкынча урында саклыйбыз.

Фото: татар-информ

Чыганак


Нет комментариев