Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кура җиләгеннән варенье

    Вареньены кайнаткан вакытта җиләкләр дә бөтен кала, шикәр комы да артык күп кирәкми. Җиләкләр тәме дә саклана.

    Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә, 0,5 килограмм шикәр комы алына.

    Ничек кайнатырга:

    1. Кура җиләген чистартабыз, юмыйбыз.

    2. Эмаль кастрюльгә бер уч кура җиләген беренче катлам итеп салабыз.

    3. Өстенә шикәр комы,тагын бер катлам кура җиләген салабыз.

    4. Шулай беткәнче сала барабыз.

    5. Кура җиләге кырыйга су чыгарганчы шикәр комы сок белән кушылганны көтеп торабыз.

    6. Аннары кастрюльне салмак утка куябыз.

    7. Кайнатып чыгарабыз, акрын гына болгатып җибәрәбез.

    8. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.

    Вареньены банкаларга тутырабыз да, одеал белән каплап, суытабыз. Инде кышны көтәргә генә кала.

    Тәмле һәм файдалы булсын.

    Фото: /yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: