Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кишер пирогы

Кишер пирогы – һәр табында тансык ризык. Ул тәмле генә түгел, ә файдалы да.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен ярты литр чамасы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 8 аш кашыгы көнбагыш мае, 25 грамм чүпрә, он.

Эчлек өчен уртача зурлыктагы 7-8 данә кишер, 150 грамм акмай һәм тәменчә шикәр комы кирәк була.

Әзерләү тәртибе. Йомшак кына камыр басып, кабартырга куябыз. Ул арада кишерне угычтан уабыз, акмайны эретәбез. Кишер, шикәр комы салып, капкачын ябып, кишер йомшарганчы пешереп алабыз. Эчлек әзер булгач, өстенә эретелгән майны салабыз.

Камыр кабаргач, аннан эченә кишерле эчлекне салып, кабартмалар ясыйбыз һәм өсте кызарганчы духовкада пешерәбез.

 

Чыганак: http://Кишер тәкәсе Тулырак: http://muslumirc.ru/news/tmletamak/kiser-takase

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев