Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Канәферле кычыткан ашы

Сезгә яңа төрле кычыткан ашы тәкъдим итәбез.

Кирәк:

* су – 2, 5 л;

* тавык – ярты түшкә;

* бәрәңге – 3-4 данә;

* яшь кычыткан;

* рәвәҗ – 2 яфрак;

* укроп – кечкенә тотам;

* кузгалак – 7-8 яфрак;

* башлы суган – 2 кечкенә баш;

* канәфер – 3-6 данә;

* тоз;

 

Өстәмә:

* пешкән тавык йомыркасы;

* яшел суган;

* каймак.

Эш барышы:

Тавыкны яртылаш бүләбез. Яртысын салкын сулы кастрюльгә салып, кайнатырга куябыз. Күбеген җыйгач, утны кысабыз.

 

Һәр башлы суганга канәфер төртеп чыгарга кирәк. Суганны кастрюльгә салып, тавык пешеп чыкканчы тотабыз (бу якынча 30-40 минут ала). Тавыкны алгач, суганнарны да җыеп ташлыйбыз. Шулпага вак итеп туралган бәрәңге салабыз.

Бәрәңге пешкән арада, укроп, рәвәҗ, кузгалак һәм алдан пешекләнгән кычытканны бик вак итеп турыйбыз. Бәрәңге пешеп җитүгә, яшелчәләрне шулпага салабыз. Тозлыйбыз. Болгатабыз һәм тагын 5-7 минут утта тотабыз.

Ашыбыз пеште. Тагын 5-7 минут капкачын ябып торсак, аш тагын да тәмлерәк булыр.

Тәлинкәләргә бүлгәч, йомырка, вак туралгнан яшел суган, каймак өстибез.

Фото:  pixabay.com

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев