Борчаклы салат рецептын тәкъдим итәбез
Баулы хуҗабикәләренә җиңел генә салат рецептын тәкъдим итәбез
Кирәк булачак:
2 тырнак сарымсак;
4 йомырка;
1 кыяр;
0,5 чәй кашыгы горчица;
50 гр консервланган борчак;
150 гр каты сыр;
1 чеметем тоз;
150 гр майонез;
1 тавык боты.
Әзерләү тәртибе:
Тавык ботын һәм йомыркаларны аерым савытларда пешерергә. Суытабыз, аннары ваклап турыйбыз.
Сырны угычтан уабыз. Кыярны шакмаклап турыйбыз.
Барлык ризыкларны да салат савытына салып болгатабыз
Соңрак сарымсак, майонез, горчица, тоз кушабыз.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев