Тиз генә тәмле һәм итле ризык әзерләү өчен уңган хуҗабикәләрнең күбесе алдан тушенка ясап куя. Аның белән төрле һәм тәмле ризыкларны җиңел генә пешереп була. Ә тушенка ясау ысуллары бик күп. Алдагы язмада итне тушить итеп ясаганын тәкъдим итәбез.
Итне кечкенәрәк кисәкләргә турарга, калын төпле казанда эре малның эч маен бераз салып эретеп алырга һәм итне шуның өстенә салырга. Шулпалырак булсын дисәгез, бераз су да салырга була. Якынча бер-ике сәгать өсте капланган килеш талгын утта пешәргә. Тәмчә тоз, борыч салабыз.

Тагын ярты сәгать кайнатабыз. Стерильләшкән банкалар төбенә лавр яфрагы, борчаклы борыч салабыз һәм пешкән әзер итне тутырабыз. Тик банканың өстенә кадәр үк тутырмыйбыз, ит күренеп тормаса яхшы. Аның өчен өстенә туң май калырлык итеп салырга кирәк. Бик тәмле килеп чыга.
Автор фотосурәте
Нет комментариев