Җиләк җыяр чак җитте. Елдагыча хуҗабикәләр төрле ысуллар белән җиләктән кайнатмалар, компотлар һәм башка төрле ризыклар әзерли башлагандыр. Без дә сезгә уңайлы гына кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма өчен 1 килограмм җиләк, 600 грамм шикәр комы кирәк. Шикәрне теләгән кадәр дә салырга була, тик 1 кг җиләккә 700 грамм- 1 кг шикәр комы да җитә.
Җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, каплап берничә сәгать тотарга.
Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач та өстеннән күбекне жыеп алырга һәм сүндереп, 5-6 сәгать суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр шулай ук эшләргә кирәк, ягъни кайнатып чыгарабыз, күбеген жыябыз, 5-6 сәгать суытабыз. Мондый кайнатма бик тәмле, куе желе кебек була.
Әлеге ысул белән бакча җиләген, кура җиләген дә, урман җиләген дә кайнатырга мөмкин.
Автор фотосурәте
Нет комментариев