Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә “Татар җыры” салаты

Кышка баклажан кушып ясалган салат рецепты тәкъдим итәбез.

Әлеге ингредиентлардан 6 литр салат чыга.

2 кг баклажан;

3 кг помидор;

1,5 кг татлы борыч;

2 данә ачы кызыл борыч;

4 баш сарымсак;

2 аш кашыгы тоз;

1 стакан шикәр комы;

1 стакан үсемлек мае;

1 стакан 9 процентлы уксус.

Алдан барлык яшелчәләрне дә юып, турап куябыз. Баклажанны кисәкләргә турыйбыз. Ачысы чыксын өчен, 10 минут тозлы суда тотарга мөмкин. Салат артык тозлы килеп чыкмасын өчен, аны кабат юып аласы була. Татлы борычны саламлап турыйбыз. Ачы борыч белән сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз.  Помидорны ваклап турыйбыз, блендер яки иттарткыч аша да чыгарырга мөмкин.

Помидорга тоз һәм шикәр комы өстәп, кастрюльне утка куябыз. Кайнап чыккач, үсемлек мае һәм баклажан салабыз. Ул кайнап чыккач, татлы борыч өстибез. Кабат кайнатып чыгарабыз. Аннары акрын утта 40 минут пешерәбез. Ара-тирә болгатып торабыз.

Салат кайнаган арада банкаларны һәм капкачларны стерильләштерәбез. Пешеп җитәргә 5 минут кала, вакланган сарымсак белән ачы борычны салабыз. Аннары уксус өстәп, кайнатып чыгарабыз һәм, банкаларга тутырып, төреп куябыз.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев