Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баулы хуҗабикәләре өйдә дә роллы ясый

Бүгенге көндә өйдән чыкмыйча гына да күпләр яратып өлгергән роллыларны әзерләргә мөмкин. Бик катлаулы кебек күренгән япон кухнясы ризыгын ясау сере гади генә.

Роллы ясар өчен дөгене яхшылап юып пешерергә кирәк, суын түгеп капкачын каплаган хәлдә бераз тотарга. Бер стакан пешкән дөгегә бер чәй калагы исәбеннән суши өчен булган серкә (уксус) салып болгатырга. Дөге җылымса температурага калгач, роллы ясау эшенә керешәбез.

Роллы ясар өчен махсус норига (суүсемнәрдән ясалган пласт) тигезләп дөгене калак белән җәябез, аның өстенә вак итеп туралган яшел суган кыягы белән болгатылган йомшак сливочный сыр сөртәбез, аннан таякчыклап тураган кыяр яки авокадо, краб таякчыклары яки балык, креветкалар да ярый салып чыгабыз. Норига рис сылаганда бер ягыннан бер сантиметр тирәсен җылымса су белән генә чылатабыз, ул әзер роллыны кысып әйләндереп, ябыштырыр өчен. Роллыны әйләрдереп рулет формасында төрер өчен азык пленкасы җәелгән махсус бамбук чыпта кулланырга була. Түгәрәк итеп яисә шакмак формада рулет ясарга да мөмкин. Эчлек өчен дә күңелегезгә якын булган, үзегезгә ошаган ризыклар кулланырга мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев