Ветеранны юбилее белән котладылар
Җәмгыять

Ветеранны юбилее белән котладылар

Тәнзилә Әхмәт кызы Шәрифуллинаны юбилее- 90 яше белән котладылар. Ветеранга Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин котлау сузлэрен житкерде.

Шәрифуллина Тәнзилә Әхмәт кызы 1936 елның 25 сентябрендә Оренбург өлкәсендә туган. Бүгенге көндә өч баланың әнисе, дүрт онык һәм җиде оныкчыкның әбисе ул. Ветеран сугыш чоры баласы. Юбилеена килгәннәргә үзенең балачагы турында хатирәләр сөйләде.

 

"Сугыш башланганда, миңа бары өч яшь кенә булган, ике апам бар иде, дип сөйли Тәнзилә апа. - Әти сугышка китте һәм 1941 елда батырларча һәлак булды. Безнең балачак булмады. Сабый чактан үк әнигә ярдәм итеп, 14 яшемнән колхозда бозаулар карадым, ә 15 яшемдә инде савымчы булып эшли идем".

Фото: Илнур Хәйруллин
Название

Ветеран сүзләренчә, ул елларда бөтен кешегә дә бик авыр булган. Шулай булса да, алар үз тырышлыклары белән ач тормаганнар. Хәтта үз сыерлары да булган.

1958 елда Тәнзилә апа Хансевәр авылын егетенә кияүгә чыккан һәм шунда ук савымчы булып эшли башлаган һәм 30 ел буе шул эшенә тугъры калган.

Фото: Илнур Хәйруллин
Название

Тәнзилә апа бүгенге көндә муллыкта, балалары, оныклары хөрмәтендә яши. Юбилее көнне дә аны зурлап якыннары җыелды.

Фото: Илнур Хәйруллин


Нет комментариев