Исергәп мәчетендә Шөкер ашы үткәрелде
Җәмгыять

Исергәп мәчетендә Шөкер ашы үткәрелде

Өлкәннәр айлыгы кысаларында дин йортларында да төрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан Исергәп авылы мәчетендә Шөкер ашы үткәрелде.

Исергәп авылы мәчете ишекләре ябылып тормый. Биредә өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да аңлап, яратып йөриләр, юлчылар да һәрвакыт туктап иман йортына керәләр. Мәчеттә ел дәвамында дини укулар, мәктәп укучылары, кечкенә балалар өчен каникуллар вакытында ял һәм сәламәтләндерү курслары оештырыла, дини бәйрәмнәр дә билгеләп үтелә, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм дә оештырыла. Соңгы елларда октябрь аенда билгеләп үтелә торган өлкәннәр айлыгы кысаларында чаралар оештыру да матур гадәткә әверелде. Аны оештыручылар Шөкер ашы диеп атады.

– Бик күңелле очрашу булды, 40тан артык кеше килде мәчетебезгә, – дип сөенече белән уртаклашты Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров. – Халык җыелган арада вәгазьләр сөйләнде, аннары коръән сүрәләре укыдык, әрвахлар рухы шатлансын диеп догалар укыдык. Бәйрәмебез өйлә намазына тоташты. Исергәп халкының кунакчыллыгы – кунакларны чәй табынына чакыру. Бик матур итеп табын әзерләгән идек, тәмле ризыклар, күчтәнәчләрдән барысы да авыз иттеләр. Илнур Шараев, Айрат Гәрәев кардәшләребез өлкәннәрне машина белән алып килү һәм кайтарып куюда ярдәм иттеләр. Аллаһы Тәгаләнең мең рәхмәте булсын аларга.

– Октябрь ае – өлкән буынга карата мәрхәмәтлелек һәм изгелекләр, хөрмәт күрсәтү кысаларындагы чаралар белән уза. Ислам динендә өлкәннәргә хөрмәт зур урын алып тора, – дип сөйләде Сәлия абыстай Мәҗитова. – Шушы айлык кысаларында авылыбыз мәчетендә өлкәннәребез өчен Шөкер ашы уздырырга уйладык. Яшәлгән елларга, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, коръән укып, догалар кылдык. Мөнәҗәтләр әйтеп утырдык. Ислам динендә өлкәннәргә карата хөрмәт зур. Пәйгамбәребез дә әйткән бит: кем кечеләрне кече итми, өлкәннәрне хөрмәт итми, галимнәребезгә итәгать итми – алар бездән түгел, дигән. Өлкән кешеләребезнең күңелләре булды. Мәчеткә үзләре килә алмаганнарны машина белән барып алу эшләрен дә мәчетебез оештырды. Чара барышында мәчетебезнең яңа өлешен төзүгә өлеш керткән авылдашларыбызны да билгеләп үттек, олуг юбилейлары булганнарны да бүләкләдек.

Оештыручылар сүзләренчә, Баулының Римма Яруллина җитәкчелегендәге “Инсаният” мөнәҗәтләр төркеме дә чарага чакырулы булган. Алар мөнәҗәтләр әйтеп ашны ямьләндергән, калганнар аларга кушылган.

 


Нет комментариев