Республикада эссе һава торышы сакланачак.
Җәмгыять

Республикада эссе һава торышы сакланачак.

Бүген көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.


Нет комментариев