Рәйсә Төхбәтуллина: “80 яшькә җиттем, ә укымыйча тора алмыйм”
Җәмгыять

Рәйсә Төхбәтуллина: “80 яшькә җиттем, ә укымыйча тора алмыйм”

Әлеге дата – укырга яратучылар, китап сөючеләр һәм китапханәгә йөрергә яратучылар бәйрәме. Баулының Гаилә белән уку китапханәсенең даими укучылары китапны ел дәвамында укыйлар. Китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге укучыларына китапларны өйләренә илтеп бирүне дә җайга салганнар.

Күңел өчен китап укучылар көне тарихына күз салсак, бу көн беренче тапкыр 2008 елда Халыкара китап бергәлекләре инициативасы белән барлыкка килгән. Тормыш ыгы-зыгыларын читкә куеп, яраткан китапны кулга алу ләззәтен бары тик китап яратучылар гына тоя ала.

– Мин бу китапханәгә күптән йөрим. Кызлар ягымлы, алар безне ачык йөз белән каршы алалар, кирәкле китапларны тәкъдим итәләр. Без, әбиләр клубына йөрүчеләр, бергә җыелгач, китапларга бераз күзәтү ясыйбыз, – дип сөйләде Фәүзия апа Гәрәева. – Минем ирем 25 ел инде өйдән чыга алмый. Ул китаплар бик ярата. Күз күреме начар, шуңа күрә мин аңа эчтәлеген сөйлим, укыйм. Рәссамнар турында укырга ярата. Бүген Бакый Урманчының китабын алып кайтуымны сорады. Әле укып бетерәсе китаплары да бар.

– Гаилә белән уку китапханәсенең өйгә китап илтү хезмәте – бүгенге көндә биш өлкән яшьтәге китап укучыларыбызның күңеленә өмет һәм шатлык өстәүче чын игелекле гамәл, – дип аңлатып сөйләде Гаилә белән уку китапханәсе мөдире Рәзифә Хафизова. – Китапханә диварлары белән генә чикләнмичә, һәр өйнең бусагасын атлап кергән китап – гаиләләрне берләштерүче, җаннарны баетучы олы көч. Төрле сәбәпләр аркасында китапханәгә үзе килә алмаган китап укучыларыбыз өчен бу хезмәт зур бүләккә әверелде. Китапханәчеләребез һәр укучының теләген, таләбен истә тотып, аларга кирәкле китапларны, газета-журналларны илтәләр. Китапханәче белән һәр өйгә рухи азык кына түгел, ә җылы аралашу, бәйрәм рухы да керә. Китапханәчеләребезнең бу хезмәте нәтиҗәсендә, гаиләләрдә китап уку традицияләре саклана, буыннар арасында җылылык ныгый.

Рәзифә Инсаф кызы үзе дә кечкенәдән китап укырга ярата. Китапка булган мәхәббәте аның булачак һөнәренә юл ачкан.

– 2000 елдан үзәк китапханәдә эшләдем. Башта китапханәче булып, аннан соң балалар методисты, соңрак район буенча методист булып эшләдем. Гаилә белән уку китапханәсенә мин 2003 елда килдем. Шуннан бирле монда җитәкче булып эшлим. Монда өч кеше эшлибез, – дип сөйләде Рәзифә Инсаф кызы. – Китапханәче булу минем электән булган хыялым. Мәктәп елларында китапханәдәге барлык китапларны укып бара идем. Китапханәчеләр миңа нинди китап бирергә белмиләр иде. Бишенче сыйныфта укыганда мин инде 9-10 классларның әдәбиятын укый идем. Ут булмаганда тәрәзәдән төшкән яктылыкта китап укый идем.

Үзе дә китап укырга яраткан, башкаларда да китапка мәхәббәт уятырга өйрәтүче Рәзифә ханым өлкән яшьтәге китап укучыларының өенә дә сораган вакытта ашыга. Китапханәчеләр бүген Рәйсә апа

– Мин Исергәп авылында туып-үстем. Мәктәпкә дә алты яшемнән бардым мин. Укырга яраттым. Мәктәптә китапханә юк иде кебек, авыл китапханәсенә йөрдем. 8-9 классларда китапханәдә булган бөтен китапларны укып бетердем, – дип сөйли Рәйсә апа Төхбәтуллина. – Үзебезнең авылда рус телендә чыгучы фантастик хикәяләр китапларын җыючы Хәсән абзый бар иде, аның бер шифоньерга шыплап тутырган китаплары бар иде. Рус телендәге китапларны аңардан алып укый башладым. Аннары кичке мәктәптә укый башладым, ул вакытта фермада эшләп, кичке мәктәптә укыдым. Ветеринар институтка укырга кердем. Уку турында кабатлап әйтсәм, менә 80 яшькә җиттем, ә укымыйча тора алмыйм. Китапханәче кызларга рәхмәт. Алар белән бер гаиләгә әйләнеп беттек. Эш эшләмәсәм эшләмим, әмма китап укыйм мин.

Рәйсә апаны китаплар, яңа газеталар белән сөендергәннән соң, китапханәчеләр икенче укучылары йортына ашыкты. Димәк, замана ничек кенә алга китеп, электрон китаплар, сайт һәм каналлар чыгуга карамастан, кәгазь газета, китап тотып уку модасы әле чыкмаган. 


Нет комментариев