Авокадоның файдасы
Сәламәтлек

Авокадоның файдасы

Аны даими куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә, иммунитетны ныгыта, организмның картаю процессын акрынайта һәм ябыгырга ярдәм итә.

Авокадода В, Е, С, К витаминнары күп, фолий кислотасы, шулай ук минераллар – кальций, фосфор, калий, тимер, натрий, бакыр, йод, магний һәм башкалар бар.

Моннан тыш, авокадо холестерин күләмен киметә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен файдалы.

Белгеч әйтүенчә, авокадода күп булган манногептулоз матдәсе нерв системасының торышына уңай йогынты ясый, арыганлык һәм йокы китү хисен киметә.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 


Нет комментариев