Баулы районы сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация оештырылган. Шалтылар да, авыл мәдәният йортында урнашкан 1049нчы сайлау участогына килеп, тавыш биреп һәм прививка ясатып китә ала.
Шалты авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлйөзем Канипова сайлауга килгән авылдашларына гриппка каршы вакцинация ясатырга тәкъдим иткән, аңлату эшләре алып барган.
"Сайлаучыларга грипптан соң нинди өзлегүләр булырга мөмкинлеген сөйләдем. Прививканы мөмкин кадәр алдарак ясату кирәк икәнлеген ассызыкладым", – дип хәбәр итте "Баулы-информ" хәбәрчесенә Гөлйөзем Канипова.
Вакцинация үткәрер алдыннан, фельдшер кешеләрнең сәламәтлек торышын тикшерә. Прививка ясар өчен шарт — тән температурасы күтәрелмәгән булу һәм салкын тиюнең башка билгеләре булмау, шулай ук хроник авыруларның кискенләшмәве.
Шалты сайлау участогында 268 сайлаучы теркәлгән. 18 сентябрьдә 13 сәгатькә булган мәгълүматка караганда, 110 кеше тавыш биргән, 44е гриппка каршы прививка ясаткан.
Нет комментариев