Баулы бавырсагы пешерергә өйрәнәбез
Җәмгыять

Баулы бавырсагы пешерергә өйрәнәбез

20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Миңнегол авылында яшәүче аш-су остасы, 35 ел тәҗрибәсе булган пешекче Илмира Шәймәрданова #ТәмлеБаулы марафонының сигезенче чыгарылышында бавырсак әзерләү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында туйларга, никах ашларына һәм башка бәйрәмнәргә татар халкының милли ризыгы булган бавырсак пешерү традициясе яшәп килә. Аны әзерләүче аш-су осталары Баулы төбәгендә дә шактый. Миңнегол авылында яшәүче тәҗрибәле пешекче Илмира Шәймәрданова –  шуларның берсе. Үзе әйтүенчә, бавырсак пешерү – алар гаиләсендә буыннан-буынга күчеп килүче шөгыль. Әбиләре дә, әнисе дә аш-су остасы булган, авылда туйларга һәм никахларга бавырсак әзерләгән. Ун еллап элек, әнисенең аяклары авырта башлагач, Илмира бу эшне үз кулына алган. Сүз уңаеннан, ул – 35 ел тәҗрибәсе булган пешекче.

Карап торышка гади генә ингредиентлардан матур, кабарып торган бавырсак пешерү җайлыдыр кебек. Юк шул, бавырсак уңсын өчен осталык  кирәктер һәм һәр пешекченең үз сере була торгандыр.

“Мин үзем абыема дип ниятләп пешерәм, шулай итсәм, уңа. Кемгә пешерүгә дә карый. Теләп пешерсәң, бисмиллаңны әйтеп эш башласаң, бавырсак уңа”, – ди Илмира.

#ТәмлеБаулы марафоны кысаларында, “Баулы-информ” хәбәрчесен дә бавырсак пешерергә өйрәтте ул.

Аш-су остасы туңган җиде йомырканы бүлмә температурасында эретеп, блендер белән туглады. Бер чеметем тоз, калак очына сода салып, уксус белән сүндереп өстәде һәм кабат болгатты. Онны аз-азлап өстәп, кулга ябышмаслык йомшак камыр басты.

Тирән казанга бер литр үсемлек мае салып, бер стакан салкын су өстәп, кайнарга куйды. Май җылынган арада, камырны кулы белән баскалап җәеп, махсус форма белән түгәрәкләр кисте.  Бавырсак пешерү осталары яхшы белә: әзерләүдә иң авыры камыр ясау түгел, ә аны пешерү, шуңа күрә менә хәзер иң җаваплы, озакка сузыла торган этап башланды.

 

“Бавырсакларны иләккә салып, оны беткәнче илибез һәм кайнап торган майга салабыз, болгатып тормыйбыз, капкачны ябып куябыз. Ун минут көчле утта пешергәч, капкачны ачабыз”, – дип аңлата-аңлата эшли аш-су остасы.

Сөбханалла, кечкенә генә итеп киселгән бавырсаклар, матур булып кабарганнар.

“Әйбәт кеше икәнсез, уңдылар”, – дип шаяртып алды аш су остасы.

Бавырсакларны кызарганчы пешерәсе генә калды – әйтергә генә җиңел, 7-8 минут чамасы бертуктамый болгатып торды хуҗабикә.

Әзерме-юкмы икәнен белер өчен, берне алып карады. Шиңмәде, димәк әзер. Аннары казанны салкын сулы табакка утыртып, бавырсакларны дуршлагка салды. Һәр яңа партия бавырсак салыр алдыннан, майга бер стакан салкын су өстәде. Шуны әйтү урынлы булыр: бавырсакларны гел көчле утта пешерде Илмира.

Бавырсаклар пешкән арада, 400 грамм шикәр комын 200 грамм кайнар су белән болгатып, көчле утка куйды. Сироп сузыла торган хәлгә җиткәч, бер аш кашыгы бал өстәп болгатты һәм, сироп кайнап чыгуга, сүндерде. Кайнар сиропка бавырсакларны салып болгатты да тәлинкәгә өйде. Кулын юешләп, формага кертте.

–“Никах ашларына 40 йомыркадан пешерәм, ике поднослык була. Олы гына өеп, матур итеп бизәп куям”, – ди аш-су остасы.

Балалары, туганнары да Илмира пешергән  бавырсакны яратып ашыйлар, чөнки өйдә бар күңел җылыңны биреп әзерләгән ризыктан да тәмлесе юк.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева


Нет комментариев