Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (11 – 17 апрель)

Йолдызлар бу атнага нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнада шәхси әйберегезне югалту куркынычы бар. Кемнеңдер алдашуы сәбәпле, уңайсыз хәлдә калу ихтималы да юк түгел. Шуңа күрә тирәгездәгеләр белән аралашканда саграк булыгыз, юк-бар сүзләргә ышанмагыз, дип кисәтә йолдызлар.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Атна башында танышыгыз бер четерекле мәсьәләнең очына чыгу юлларын күрсәтеп сөендерер. Эшегезгә бәйле әйбәт яңалыклар ишетелер. Озакламый матди хәлегезнең шактый ук яхшыруына өметләндерердәй хәлләр килеп чыгар.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Читтә яшәүче туганнарыгыздан әйбәт хәбәрләр ишетелер. Атна урталарында бер вакыйга үзегезне балаларча сөендерер. Тормыштагы вак-төяктән ләззәтләнү мөмкинлеге дә пәйда булыр.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Дөнья яңалыклары берникадәр алҗытыр. Шуңа күрә алардан берникадәр читләшү теләге туар. Сөеклегезнең ягымлы карашы һәм җылы сүзләре күңелегездәге авыррак хисләрдән котылырга ярдәм итәр.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Көтмәгәндә генә кесәгезгә челтерәп акча коелачак. Күңелегезгә бик тә хуш килеп, бөтен борчуларыгызны оныттырачак бу. Атна ахырында эшегез искитмәле дәрәҗәдә җайлы барачак.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Мал-мөлкәтне рәсмиләштерүгә бәйле бик зур бер бурычыгыз үтәлер. Бу хәл күңелегездәге барлык борчу-шикләрне гүя юып төшерер. Сәламәтлегегезгә бәйле дулкынланулар да, ниһаять, узганда калыр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Күңелле вакыйгалар, кемнәр беләндер үзегез өчен файдалы әңгәмәләр көтелә. Авыррак бер мәсьәләдә төртелеп калганда, дустыгызның киңәше бик тә ярап куяр. Атна ахырында уйландырырлык бер хәбәр ишетелер.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Бу атнада матур гына бер сюрприз көтегез. Матди хәлнең яхшырып китүенә өметләндерердәй җирлек барлыкка килер. Гомумән, чын күңелдән сөенү өчен сәбәпләр бер-бер артлы чыгып кына торыр.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Туганнарыгыз сезнең ярдәмгә өметләнер, әмма мөмкинлекләрегезнең чикләнгәнрәк булуы гына… Хәер, озакламый бу хәлдән дә чыгу юлы табылыр. Атна ахырында эшегездә гомуми күтәренкелеккә китерердәй хәлләр көтелә.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Бик уңышлы чор. Гади генә бер сөйләшү яки тәкъдим үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачар. Алар гаиләгездәге, сәламәтлегегездәге проблемалардан котылуга ярдәм итәр һәм тормышыгызга башка өстенлекләр китерер.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Бәхәсләшмәгез: уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Гомумән, бу атнада авызыгызны белеп кенә ачарга кирәк булыр. Сәбәбеме? Уңышларыгыздан көнләшеп, кара көеп йөрүчеләрнең тырнак астыннан кер эзләп маташулары…

 

Балык (20.02 – 20.03)

Гаиләгездә тынычлык булсын өчен, бер-береңнең кимчелекләрен күрмәмешкә салышырга туры килер. Шулай гына үзара киеренкелектән котылырга мөмкин булыр. Эш мәсьәләсендә әйбәт кенә үзгәрешләр килеп чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев