Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Үпкәләтүчеләрне кичерегез...

Бүген тулган “алсу” Ай ниләр вәгъдә итә?

Күктә яп-якты балкыган тулы Айны күпләр кичә, 5 апрельдә, күргәндер инде, әмма тулы Айның иң югары ноктасы бүген, 6 апрельдә, Мәскәү вакыты белән 07:34 сәгатьтә.

Апрельдәге тулган Айны “алсу”, романтик һәм тылсымлы дип атыйлар. Борынгы индеецлар Ай флокс чәчәк атканда алсу төскә керә дип белдергән. Әмма галимнәр бу фактны расламый — Җирнең иярчене апрель аенда төсен үзгәртә алмый, диләр.

 

“Алсу” тулы ай — уйлану, тормыш мәгънәсен эзләү вакыты. Тулган ай вакыйгаларны һәм казанышларны тулысынча бәяләргә мөмкинлек бирә, шулай ук киләчәктә тормышка ашырылырга тиешле яңа идеяләр китерә.

 

Бүген якын киләчәккә планнар кору; ачуланышкан кешегез белән татулашу; иҗат белән шөгыльләнү; тискәре энергиядән котылу; хисләрне белдерү; компромисс карарларына ризалашу; мөнәсәбәтләрне бәяләү; рәнҗетүчеләрне кичерү өчен уңай һәм уңышлы көн булачак. Шулай ук, бүген кошелегыгызны акча күбрәк китерсен өчен Ай яктысына кую уңышка юл ачачак.

 

Тулы Ай вакытында аеруча сак булырга кирәк, чөнки бу вакытта хис-тойгылар ташып тора. Шулай ук бу яңа эшләр, мөнәсәбәтләр, проектлар башлау өчен дә яхшы вакыт түгел.

 

Тулган Ай көннәрендә талашырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, яңа эшләр башларга, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга һич тә ярамый.

 

Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев