Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (3-10 май)

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә икән?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Үзегездә яңа сәләт ачарсыз. Бу сәләт сезгә күп юнәлешләрне колачлау мөмкинлеге бирер. Эшлекле сөйләшүләр алып бару өчен уңышлы атна. Көтмәгән җирдән саллы гына акча керүе ихтимал.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Күптән күрешмәгән танышыгызны очратуыгыз ихтимал, ул сезгә баш тарта алмаслык тәкъдим ясар. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрне катлауландырмаска тырышыгыз. Эшегез тавык чүпләп бетермәслек булса да, энергиягез җитәрлек, барысына да өлгерерсез.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Үзегезне тулаем эшкә багышлагыз. Бу бигрәк тә иҗат белән шөгыльләнүчеләргә кагыла. Форсатны кулыгыздан ычкындырмасагыз, морадыгызга ирешерсез. Гаилә, туганнарыгыз белән ял итү, кунакка йөрешү өчен уңышлы атна.

 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Сездән акча алып торган кешеләр бурычларын кайтарыр. Ялгызларның үзләренә тиң яр очрату мөмкинлеге зур. Үзегезне яңа өлкәләрдә сынап карарга курыкмагыз.

 

Арыслан (23 июль-23 август)

Әгәр берәүне үпкәләткән булсагыз, гафү үтенегез. Гаиләгезгә, балаларыгызга яки әти-әниегезгә тиешле игътибар бирмәгән булсагыз, бер көнегезне аларга багышлагыз. Төзелеш өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең хезмәтен уңай бәяләрләр.

 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Өстәмә эш урыны эзләү комачауламас иде – бу, акча юк, дип зарлануга караганда нәтиҗәлерәк ысул. Ирегез яки хатыныгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы бар. Үзегезне эчтән “кимергәнче”, барысын да уртага салып сөйләшегез.

 

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)

Хатын-кызларда имиджларын үзгәртү теләге туар. Бу атнада финанс хәлегез яхшырырга мөмкин. Күптән кызыгып йөргән әйберегезне сатып алырсыз. Җаваплы эшләргә алынырга курыкмагыз, батыр булыгыз.

 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сезгә теләктәшлек күрсәтүчеләр, фикерегезне хуплаучылар табылыр. Бу яшерен теләгегезне җиңел генә тормышка ашыру мөмкинлеге бирер. Яраткан кешегез белән сүзгә килсәгез, сүзегезне уйлап әйтегез, монысы соңгы үпкәләшү булмасын.

 

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)

Йолдызлар виртуаль аралашулар белән артык мавыкмаска, таныш булмаган кешеләр белән очрашуларга йөрмәскә киңәш итә. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла. Ә менә ялларда гаилә яки дуслар белән сәяхәткә чыгу өчен уңышлы чор.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Һәр өлкәдә диярлек уңыш көтә. Эш урынын яки гомумән профессиясен алыштырырга теләгәннәргә дә тәвәкәлләргә киңәш ителә. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Күптәнге хыялыгыз тормышка ашарга мөмкин.

 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Эштә югары баскычка күтәрелү, яңа вазифа тәкъдим итүләре бар. Аз гына да икеләнмәгез, ризалашыгыз. Бу – яңа мөмкинлекләр чоры. Ә менә сәламәтлегегезгә карата игътибарлырак булыгыз, ял итәргә тырышыгыз.

 

Балык (19 февраль-20 март)

Хезмәттәшләр, дуслар арасында авторитетыгыз артыр. Катлаулы ситуацияләргә җиңелрәк карагыз, “нишлим икән?” дип баш ватмагыз, четерекле мәсьәләләр, аңлашылмаучылыклар тиз көннәрдә бик җиңел генә хәл ителеп куяр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев