Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (29 март – 5 апрель)

Сәламәтлегез турында онытмагыз. Шифаханәдә дәвалану, сәламәтлегегезне ныгыту комачауламас иде. Буш вакытыгызны яңа төрле һөнәр үзләштерү, белем алуга багышлагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Нерв кылларында уйнаучыларга аз гына да исегез китмәс, сезнең күңел көр. Бернинди авырлык һәм киртәләрдән дә курыкмагыз. Атна ахыры файдалы танышу вәгъдә итә.

 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Йолдызлар серне йозакта тотарга киңәш итә. Иң якын дип санаган дустыгызга да серегезне ачмагыз. Бер бик зур эшкә алынырга туры килүе бар. Максатыгызга җиңел ирешерсез.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Икеле-микеле уйларыгызны куып таратыгыз. Тәвәккәл таш яра, ди. Хисләргә бирелеп, хыялланып утырганчы, җиң сызганып эшкә тотынуыгыз нәтиҗәлерәк булыр.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Сөйгәнегез сезне аңламый, элеккечә яратмый төсле тоела. Гаепне кешедән эзләгәнче, бәлки хисләрегезгә бераз ялкын өстәргә, сөйгәнегез өчен романтик кичәләр оештырырга кирәктер?

 

Арыслан (23 июль - 23 август)

Кемнеңдер каядыр кемгәдер сезнең турында әйткән сүзләре кәефегезне төшерүе ихтимал. Әллә кайчан булган хәлләрне күңелегездә кайнатып, авыр уйларга бирелмәгез. Рәхәт кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз.

 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)

Яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Хезмәт хакы, эш шартлары кызыктырса да, хәзерге эшегезне ташларга ашыкмагыз әле. Башта җиде кат уйлагыз. Ашыкмавыгыз бәлки хәерлерәктер дә.

 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Яхшы хәбәр килеп ирешер. Күптән фатир турында хыялланучылар ниһаять бу хыялларын тормышка ашырыр. Акча мәсьәләләрен хәл итәр өчен кулай атна.

 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Дустыгыздан бернинди сәбәпсез гайрәтегез чигәргә мөмкин. Гайбәтләр тыңламагыз. Гайбәт аркасында якын дустыгыз белән арагызны өзә күрмәгез. Үч саклап, үпкәләп йөргәнче утырып ачыктан-ачык сөйләшегез.

 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Тормышта бөтен өлкәдә дә диярлек уңыш көтә. Керемнәрегез артуы ихтимал. Әмма акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә туздырмагыз. Югыйсә акча ничек керсә, шулай чыгып та китүе ихтимал.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)

Эш белән шәхси тормышны катнаштырмагыз. Эш урынында хисләргә бирелүнең яхшыга илтмәве бар. Әкерен кыймылдаган өчен шелтә белдерүләре мөмкин, шуңа күрә, энергиягезне эшкә юнәлтсәгез яхшырак булыр.

 

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Абруегызга тап төшерергә мөмкин хәлгә юлыгуыгыз бар. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Тозлап-борычлап йомры сүзләр әйтәсегез килсә дә, дәшми калуыгыз яхшырак булыр. Эш урынында тикшерү көтелә.

 

Балык (19 февраль - 20 март)

Сәламәтлегез турында онытмагыз. Шифаханәдә дәвалану, сәламәтлегегезне ныгыту комачауламас иде. Буш вакытыгызны яңа төрле һөнәр үзләштерү, белем алуга багышлагыз.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев