Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Апрель кемнәргә бәхет вәгъдә итә?

Астролог Тамара Глоба билгеләвенчә, быел апрельдә дүрт билгене мөһим вакыйгалар көтә. Алар өчен апрель иң бәхетле ай булачак.

Үгезбозауга тормышка карашын үзгәртергә вакыт. Аңа уникаль мөмкинлекләр ачыла. Тыныч булыгыз, үзгәрешләрдән курыкмагыз. Сәламәтлеккә игътибарлы булу мөһим. Финанс хәле акрынлап яхшыра башлар. Шәхси тормышта күп романтика көтелә.

 

Укчы бу айда тормышның барлык тәмен татып яшәр. Бер эшне дә “иртәгәгә” калдырмагыз. Барысына да өлгерергә тырышыгыз. Ниндидер яңалыкка да өйрәнә аласыз. Керемегез артачак. Ләкин артык арыганчы эшләмәгез, батырга да ял кирәк, онытмагыз!

 

Кысла үзенең барысына да сәләтле икәнен аңлар. Уңыш аның ягында булачак. Теләсә нинди өлкәдә уңышка ирешәчәксез. Кызыклы кеше белән танышу көтелә, ул тормышыгызда мөһим роль уйнарга мөмкин. Якыннарыгызга күбрәк вакыт сарыф итегез.

 

Арысланның кәефе исткиткеч яхшы булмакчы. Барысы да шатландырачак. Эштә уңышлы килешүләр төзү көтелә, җитәкчелек белән аңлашуга ирешәчәксез. Вак мәшәкатьләрне читтәрәк калдырып тору яхшырак булачак. Спорт белән шөгыльләнү артык булмас.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев