3-9 сентябрьгә йолдызнамә
Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күңелегездә күптән бөреләнеп килгән хисләр дөньяга чыгарга теләрләр. Кемгәдер мәхәббәт аңлатасы яки берәр эш тәкъдим итәсегез килсә, бу уңышлы чор булырга мөмкин. Кыюлыкны җыегыз һәм алга!
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Календарь битендә көз. Тәрәзәнең теге ягында яңгыр яуса да, бу моңаерга сәбәп түгел. Көзне дә җәй сыман үткәреп була һәм сездә бу сәләт бар. Сезнең кесәдә әле 3 тулы ай бар.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
“Кызганычка, җәй тиз үтте”, - диюче кешеләр арасында, “Ниһаять, көз килде!”- дип сөенүче булыгыз. Бу көз сезгә бары яхшы хәбәрләр генә китерер, яңгыр арасында елмаеп йөрүче “кояш” булырсыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу көннәрдә сездән зур күләмдә акча сорап килергә мөмкиннәр, бирергәме юкмы дип озак баш ватарсыз. Йолдызлар кат-кат уйлаганнан соң гына карар кылырга киңәш итә.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сез бу атнада йолдыз кебек балкырсыз. Барысы да сәбәбен сорар, ә сәбәбен үзегез дә аңламассыз. Йолдызларга караңгы төннәрне яктыртыр өчен сәбәпләр кирәкми бит ул.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Үзегезне “кыюлык” һәм “тыйнаклык”исемле ярлар арасында калган көймә сыман тоярсыз. Төп сорау: “Кайсы ярга барып туктарга?” Алдагы тыйнаклыкны сайларгамы, яисә тәвәккәлләп кыюлык янына чыгаргамы?
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тормыш юлы сезне “билгесез урман” чатында калдырыр. Әлеге “урман”ның кая илтәсен белеп булмый. Шул билгесезлек эченә кереп чумаргамы, әллә артка чигенергәме? Бу сорау күңелегезне борчу ихтималы бар.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
“Хәзер, хәзер эшлим” дип килгән эшегез зур йөккә әверелеп, сезгә тынычылык бирми, алга да китә алмыйсыз, артка да борылырга соң. Шул эшне эшләп, йөкне калдырыгыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сез могҗизалы рәвештә гафу итү сәләтенә ия. Шуңа күрә сезне кем генә рәнҗетергә яисә үпкәләтергә тырышса да, беркемнең килеп чыкмый, чөнки сез аны икенче көнгә үк онытып, гафу иткән буласыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Әгәр дә “Кем күбрәк дәшми торачак?” уенында катнашсагыз, сез аннан беренчеләрдән булып чыгып китәр идегез. Дәшми утыру сезнең өчен чын газап. Бу арада аралашучанлыгыгыз тагын да артыр.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тормышта авырлыклар бер сәбәп белән бирелә: кеше дөньяга карашын үзгәртсен өчен. Әгәр дә ул үзгәрми икән, тәҗрибә тагын кабатлана. Бу фикер сезгә бик булышырга мөмкин.
Балык (19 февраль – 20 март)
Беркем дә идеал була алмый, кеше төрле-төрле булуы белән аерыла. Шул төрлелек нәтиҗәсендә тулы бер матур дөнья сурәте туа. Шуңа күрә үзегезнең үзенчәлегегездән оялмагыз.
Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев