29 октябрьдән - 04 ноябрьгә йолдызнамә
Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Якын көннәрдә сезгә карата булган тәнкыйтькә максималь рәвештә тынычлык белән карарга кирәк. Ул расланган булса гына, аны игътибарга алырга була, ә калганын дошманнарның хәйләләре буларак кабул итегез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу ялларда “Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын” дигән халык зирәклеге сезнең өчен бик актуаль булачак. Һәрбер сүзегезне “үлчәп” әйтү бик мөһим, чөнки саксызлык сезгә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Игезәкләр (21 май – 20 июнь)
Йолдызлар сезгә бирә торган көч һәм энергияне бик саклап кына тотарга кирәк. Югыйсә ул һөнәри планнарга гына сарыф ителәчәк, ә үзегез өчен җитмәскә дә мөмкин.
Кысла (21 июнь – 22 июль)
Эшегездә иң кирәкле күнекмәләрнең берсе мәсьәләне тиз арада аңлап алып, чишә белү сәләте. Аның ярдәмендә сез проблеманы икеләнмичә генә бәяли аласыз һәм, башкалар уйлаганчы, кирәкле максатка ирешәчәксез.
Арыслан (23 июль – 22 август)
Әйләнә-тирәдәгеләргә карата булган сәбәпсез ачуыгызны киметер өчен, үзегезнең игътибарыгызны мөһим эшкә юнәлтегез. Чөнки бик теләсәгез дә, эшегезне кичектереп яисә онытып булмый.
Кыз (23 август – 22 сентябрь)
Планнарыгыз турында, чит кешеләр белән генә түгел, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән дә уртаклашырга киңәш ителми, чөнки бик тиз күз тидерү ихтималы бар. Көчегезне сөйләшүгә түгел, ә эшкә җигегез.
Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь)
Бу атна теләсә нинди акча мәсьәләләре өчен һич тә туры килми: кибеттән азык-төлек, кием сатып алуны да башка вакытка күчерү яхшырак, ә катлаулырак эшләр турында сөйләп тә торасы юк.
Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь)
Шәхси тормышыгызны җайга салу өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудырылачак. Һөнәри мәсьәләләрне беренче планга куеп, сез аны озак вакыт санга сукмадыгыз. Хәзер хәлне төзәтергә вакыт җитте.
Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь)
Күптән күрмәгән, аралашмаган кешеләр сезнең тормышыгызда көтмәгәндә барлыкка килергә мөмкин. Алар сезгә файдалы яки шәхси темаларга кагылышлы мөһим мәгълүмат бирәчәк. Әйткән һәм сөйләшкәннәрнең барысын да игътибарга алыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 19 гыйнвар)
Эштә, атна бик кызу булуга карамастан, сездән әллә нинди көч-куәт таләп ителмәячәк. Шуңа күрә бу көннәрне өй мәшәкатьләренә, баларга, оныкларга багышларга була.
Сукояр (20 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада физик активлыкны вакытлыча чикләп торырга мөмкин, чөнки ул артык күп көчегезне алачак, ә ул сездә болай да бик аз. Шуңа күрә вакытны тынычлыкта үткәрү әһәмиятле.
Балык (19 февраль – 20 март)
Үзегезнең үпкәләрегез белән эшләү өчен уңайлы атна. Алар күңелдә таш булып ятмасын һәм үткәнгә тартмасын өчен, аларны гафу итеп, “җибәрергә” кирәк. Шулай итсәгез, яшәве дә, эшләве дә күпкә җиңелрәк булачак.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев