24-30 сентябрьгә йолдызнамә
Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Үзегезне кызыл төскә кузгалырга әзер булган машина төсле хис итәрсез. Энергиягез күп, ә менә сабырлык аз. Ләкин эшләрне башлар алдыннан тирән сулыш алып, эшлисе эшләрнең планын төзегез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Өйдә генә түгел, ә янчыгыгызда да тәртип урнаштырырга вакыт. Бөтен игътибарны керемнәрегезгә һәм чыгымнарыгызга юнәлтегез. “Матур” ләкин кирәкмәгән әйберләр алудан вакытлыча баш тартыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атнагыз мең дә бер укылмаган хәбәрләр белән кайнап торган төркем сыман бай булачак. Сезне шалтыратулар, очрашулар, яңа танышулар көтә. Төп бурыч: бөтен нәрсәгә дә берьюлы чәчелмәскә.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу көннәрне "өй режимы"нда үткәрегез. Җыештырылмаган бүлмәләрне тәртипкә китерергә яисә гаилә өчен кичке аш пешерергә мөмкин. Күңелегезне борчыган мәсьәләләр туса, вакытында ук утырып сөйләшү хәерлерәк булыр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу сезнең өчен иҗади атна. Сез вакыйгалар үзәгендә кайнарсыз, бөтен игътибар сезгә төбәлер. Киңәш: бу энергияне социаль челтәрләрдәге матур постларга гына түгел, ә күптәнге уйларыгызны тормышка ашыруга юнәлтегез.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Идеал артыннан чабып, үз хыялларыгызның капкынына эләкмәгез. Яхшы эшләнелгән икән, бу инде уңышлы нәтиҗә. Башкаларны сыман үзеңне дә мактый белергә кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сез кешеләр белән аралашу теләге һәм ялгыз булу теләге арасында өзгәләнерсез. Атнаның беренче яртысын мөһим очрашуларга сарыф итсәгез, икенче яртысын үзегез өчен калдырыгыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзгәрешләр дулкынына чумарга әзерләнегез. Бу көннәрне сезне артка тарткан гадәтләрдән арыну өчен кулланыгыз. Кемдер юлыгызга киртә куярга тырышыр, ләкин сез дөреслекне тиз табарсыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезне яңа офыклар, идеяләр һәм, бәлки, хәтта яңа сәфәрләр дә көтәр. Атна девизы: моңаеп утыру өчен вакыт юк! Фикердәшләр эзләгез, идеяләр белән уртаклашыгыз. Атна ахырында вакыйгаларның көтелмәгән борылышы булырга мөмкин, ул сезне шатландырачак кына.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Якын арада карьерада зур уңышлар көтелә. Ләкин эшли-эшли роботка әйләнеп бетмәгез, дусларыгыз һәм гаиләгез дә бар бит. Бергә утырып ашап алу, урам әйләнеп кайту мөнәсәбәтләргә җылы өстәр.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Төшләрегезгә һәм эчке тавышыгызга колак салыгыз. Тормыш сезгә төрле яклап ишарәләр бирә, аларны тотып алып өлгерергә кирәк. Ләкин чынбарлыктан да ерак китмәгез.
Балык (19 февраль – 20 март)
Вак-төяккә сибелмичә, иң мөһим бер максатны сайлап алыгыз да бөтен көчегезне шуңа юнәлтегез. Салкын акыллы булу, сезне кирәксез конфликтлардан саклап калачак.
Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев